Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дөм-Дөмлеләр отчет тотты

Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге составына Дөм-Дөм һәм Айталан авыллары керә. Биредә барлыгы 293 кеше яши, шуларның 95 проценты - татарлар. Авыл җирлеген Рафаил Бәдретдинов җитәкли.

Авыл җирлеге мәйданы - 31 квадрат километр. Биредә ике кибет, балалар бакчасы, клуб, китапханә һәм фельдшер-акушер пункты бар. Хуҗалыкта бөртекле культуралар, ит һәм сөт җитештерелә.

Җирлектә төзекләндерүгә зур игътибар бирелә: урамны яктыртучы лампалар энергия саклый торганга алыштырылган, 800 метрлы Тукай урамы ремонтланган, Айталанда яшәүчеләр белән 68 мең сумга зират коймасы алыштырылган, газ торбалары буялган.

Узган елның августында Идел буе экология компаниясе (ПЭК) белән чүп-чар чыгару турында килешү төзелгән. Хәзер Дөм-Дөмдә дүрт бункер урнаштырылган.

Дөм-Дөм авыл җирлеге - Алабуга районы авыллары арасында чүп чыгаруга килешүләрне 100 процент төзегән бердәнбер авыл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев