Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Дзюдочыларыбыз мәскәүдә җиңде

Дзюдо буенча V Халыкара традицион "Nosov Cup V" турнирына Россия һәм чит илләрдән 750 яшь спортчы килгән.

Ярышларда катнашкан 7 яшьлек спортчылар турнирга нигез салучы атказанган спорт мастеры, дзюдо буенча Олимпия уеннарының бронза иясе Дмитрий Носовның мастер-классын күрүгә иреште.
Безнең шәһәрнең данын 2нче спорт мәктәбенең дзюдо бүлегендә тәрбияләнүючеләр (тренер-укытучы Ильяс Галимуллин) яклады. Нәтиҗәдә Денис Грузан 1 урынга лаек булды, Альберт Муллагалиев һәм Азамат Галанкин 3 урынны бүлеште.
Җиңүчеләр һәм приз алучылар диплом, медальләр белән бүләкләнде, аларга шулай ук кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев