Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эдуард Вафин: Пособие ихтыяҗны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә

1 июльдән Россия Пенсия фонды йөкле хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособиеләргә гаризалар кабул итә башлый.

ТР буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин Татар-информ хәбәрчеләренә йөкле хатыннарга пособиене алу ысуллары турында сөйләде.

«Пособие йөклелекнең беренче 12 атнасында исәпкә баскан, гаилә кереме төбәктә җан башына яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызларга бирелә. Пособие ихтыяҗны комплекслы бәяләү исәбеннән билгеләнә. Йөкле хатын-кыз 10-14, 18-22 һәм 30-32 нче атналарда үз статусын расларга тиеш булачак», — дип хәбәр итте ул.

Әлеге пособиеләр мөрәҗәгать иткән мизгелдән башлап бала табуга кадәр билгеләнә.

8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга яңа айлык пособие турында да аңлатмалар бирелде. Түбән керемле һәм мөлкәте булмаган мондый гаилә дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Ялгыз кешегә баланы, дәүләт ярдәменнән башка үстерү авыр. 

Гаилә кереме яшәү минимумыннан азрак булса, түләү бердәнбер ата-анага яки законлы вәкилгә билгеләнә.
Шунысын искәртү мөһим: бу пособиене мәктәп укучыларына бирелә торган 10 000 сум белән бутарга кирәкми. Ул ярдәм дә биреләчәк, тик соңрак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев