Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эксперт: россиялеләр Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Гражданнарның 70 проценты алда торган тавыш бирүдә катнашырга ниятли.

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки сайлау участокларына илнең күпчелек гражданнары килергә җыена. Әлеге фикер белән Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча Совет әгъзасы Александр Брод уртаклашты. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

“Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән 12 марттагы сораштыру нигезендә, сораштырылучыларның 45 проценты сайлау участокларына киләчәкләрен тәгаен хәл иткән, тагын 24 проценты: “Мөгаен, килербез”, – дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер”, – дип билгеләде Александр Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне Иҗтимагый палаталар, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләү өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев