Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Экспертлар «Бердәм Россия» халык программасына балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары буенча үз тәкъдимнәрен җиткерделәр

Кичә «Бердәм Россия» депутатлары ана капиталын куллануны киңәйтү, күп балалы гаиләләр өчен НДФЛны гамәлдән чыгару, гаиләләргә һәм ятимнәргә ярдәм итү — әлеге мәсьәләләр турында фикер алышты.

Балалар омбудсмены Анна Кузнецова фикеренчә, гаиләләрнең төрле категорияләренә ярдәм итүне киңәйтергә кирәк. Әйтик, баланы карау буенча айлык пособиене арттырырга, әби-бабайларга оныкларын карауда ярдәм итәргә.

Ярославль өлкә Думасы депутаты Лариса Ушакова ана капиталын куллану мөмкинлекләрен арттырырга тәкъдим итте. Шулай ук ул торак шартларын яхшырту өчен сертификат җибәрү өчен өч еллык мораторийны гамәлдән чыгару турында тәкъдим кертте.

«Ата-аналар берлеге» президенты Оксана Кирюшина фикеренчә, балаларга һәм ата-аналарга ярдәм итәрлек бәйрәмнәр үткәрергә кирәк.

«Аналар советы» рәисе Татьяна Буцкая ассызыклаганча, әлеге ярдәм чаралары 20 миллионнан артык Россия гаиләсенә кагылачак һәм программаны эшләп бетергәндә исәпкә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев