Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Экспертлар Татарстанда алдан тавыш бирү барышын бәяләде

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстан «БЕРДӘМ РОССИЯ»сеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге билгеләнәчәк.

24 майдан Татарстанда һәм бөтен Россия буенча алдан тавыш бирү башланды. Ул 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстан "БЕРДӘМ РОССИЯ"сеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге билгеләнәчәк.
Республиканың һәр кешесе тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә 96 кандидат теркәлгән. Аларның яртысын 40 яшьтән яшьрәк кешеләр тәшкил итә. Катнашучыларның 50 проценты партиядә тормый.
Кандидатлар арасында волонтерлар, җәмәгатьчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, студентлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр бар. Алар алдан тавыш бирү барышында халык белән масштаблы мәгълүмати эш алып бардылар.
30 майда Татарстан Республикасында 557 хисап участогы эшләячәк.
Алдан тавыш бирүне уздыру буенча төбәк оештыру комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, татарстанлыларның 60 проценттан артыгы участокларда тавыш бирүгә ышаныч белдерә. Шуңа күрә праймеризда тавыш бирүнең ике формасы кулланыла.
Участокларда барлык эпидемиологик чаралар да үтәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев