Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ел башыннан Татарстанда 466 авыл ипотекасы кредиты бирелгән

Узган ел авылда яшәүче 1,6 мең гаилә ташламалы кредитлар алган. 

Авыл ипотекасы программасы буенча 2021 ел башыннан Татарстанда 992 млн. сумлык 466 кредит бирелгән инде. Бу хакта бүген журналистларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Мәхмүтов сүзләренчә, авыл ипотекасы кысаларында эш дәвам итә, халык бу программада актив катнаша. Бүгенге көндә 992 млн сумлык 466 ипотека кредиты бирелгән. Узган елдагы кебек үк, Россельхозбанк лидер булып тора, Саклык банкы ташламалы ипотека алучылар саны буенча шактый алга бара. «Федераль бюджет тарафыннан бу чараларга Россия күләмендә күбрәк акча бүлеп бирелә», — дип билгеләп үтте спикер. 

Узган ел Татарстанда еллык 3% ставкасы белән 3,6 млрд. сумлык кредит бирелгән. Бер займ күләме 3 млн. сумга кадәр тәшкил итә. Кредитлар авыл территорияләрендә торак төзү һәм сатып алу өчен бирелә. Республика ил буенча лидер төбәкләрнең берсе булды, торак сатып алу һәм төзү өчен 1,6 меңнән артык гаиләне акча белән тәэмин итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев