Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ел саен Татарстанда 33 мең кеше авыруларга ярдәм итү өчен кан тапшыра

Аларның 42 проценты — 25-34 яшьлек татарстанлылар.

14 июньдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Аның кысаларында 8-15 июньдә #ОставайсяДонором, #ДонорБулыпКал Бөтенроссия донорлык акциясе уза. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентылыгы яза.
Республика кан үзәгендә хәбәр итүләернчә, Татарстанда 33 мең кеше донор булып кан тапшыра. Аларның иң күбе (42 процент) — 25-34 яшьлекләр, 32 проценты — 18-24, 15 проценты — 35-44 һәм 11 проценты 45-60 яшьлек кешеләр.
Донорлар өчен кайбер ташламалар каралган. Әйтик, соцпакет, ике өстәмә ял көне һәм башкалар.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, кеше бер тапкыр кан биреп, өч кешенең гомерен саклап кала ала.
Кан доноры булу мөмкинлекләре турында тулырак Республика кан үзәге сайтыннан — rckrt.ru, шулай ук Инстаграмда урнаштырылган мәгълүматлардан белеп була — rck_mz_rt.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев