Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Ел тәрбиячесе-2013” бәйгесе үтте

Алабуганың "Әкият" исемле балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2013" муниципаль бәйгесенең йомгаклау этабы үтте.

Бәйгедә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 5 педагог катнашты: Әлфия Шәрәфиева (24 нче балалар бакчасы), Наталья Мороз (13 нче балалар бакчасы), Зилә Һадиуллина (30 нчы балалар бакчасы), Ольга Соколинская (18 нче балалар бакчасы), Рәхилә Нишанова (26 нчы балалар бакчасы).

Бәйге өч турдан торды. Беренче ике турда катнашучылар балаларга төрле педагогик чаралар үткәрде, өлкән аудитория өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту, тәрбияләү, сәламәтләндерү буенча конкрет ысуллар һәм технологияләр кулланып мастер-класслар уздырды. Йомгаклау туры түгәрәк өстәл формасында үтте. Анда конкурсантлар мәктәпкәчә мәгарифкә бәйле актуаль проблемалар турында фикер алышты.

"Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең җиңүчесе Казан шәһәрендә узачак республика бәйгесендә катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев