Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эмиль Гобәйдуллин РФ Конституциясенә төзәтмәләр эшче һөнәрләрнең абруен арттырачак, дип саный

Аның фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерәчәк.

Илнең Төп законына кертелгән төзәтмәләр гражданнарның хезмәтенә хөрмәтен ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру өчен этәргеч булачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин әнә шундый фикер белән уртаклашты. 
Аның фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерәчәк, эшче һөнәрләрнең абруе артачак. 
Төзәтмәләр нигезендә, дәүләт айлык хезмәт хакының минималь күләмен эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә гарантияли. 
Илнең икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре — хезмәт кешесенең абруен яклау һәм хөрмәт итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев