Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эшчәнлек алып бармаучы шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар

Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр итә.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде. Нигезләмәдә гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдыру каралган. 
Сүз 15 айдан артык салым хисаплылыгын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшкуарлар турында бара.
Шәхси эшмәкәрне ЕГРИПтан төшереп калдыру турында салым органы карары «Вестник государственной регистрации» журналында хокуклар һәм законлы мәнфәгатьләргә кагылучы кредиторларның һәм башка затларның гаризаларын җибәрү тәртибе һәм вакытлары турындагы белешмәләр белән бергә басыла.
Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын аңларга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сузмыйча бу хакта салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә.
Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе теркәүче салым органы булып санала (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин урамы, 1нче йорт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев