Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре индексацияләнми

Калган пенсионерларның пенсияләре 2016 елның 1 февралендә 4 процентка индексацияләнә.

Бюджетка төзәтмәләр кертү буенча Хөкүмәт комиссиясе 2016 елның 1 февралендә РФда пенсияләр 4 процентка индексацияләнүе турында карар кабул иткән. Бу эшләүче пенсионерларның пенсияләренә кагылмый, дип хәбәр итә "Новости" РМА Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздовка сылтама белән.

"Барлык пенсионерларга 1 февральдән пенсияләр 4 процентка индексацияләнә, ә эшләүчеләрнеке индексацияләнми. Әмма әлегә закон юк, аны Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы әзерли. Әлегә бу бюджетка төзәтмәләр кертү буенча комиссия карары гына", - диде Дроздов.

Чәршәмбе көнне РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләмәү фикерен хуплаган иде.

Дроздов аныклап узганча, шул ук вакытта эшләүче пенсионерларның пенсияләре түләнгән иминият взносларын истә тотып, яңадан исәпләнәчәк.

"Хәзерге вакытта норма гамәлдә, аның нигезендә, пенсионер эшләвен дәвам итә икән, аның пенсиясе ел саен яңадан исәпләнә - чөнки аның өчен взнослар түлиләр. Ул эш бирүче түләгән иминият взнослары суммасына исәпләнә. Бу һәрчак шулай эшләнә, бу норма - мөстәкыль", - дигән Россия Пенсия фонды башлыгы.

"Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев