Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Эстафета урыны күчә

Район газетасы призына җиңел атлетика эстафетасы ел саен майда үткәрелә.

Быел аны оештыруга үзгәрешләр кертелә. Ленин урамыннан ул башка урынга, Үзәк стадионга күчә. Анда барлык шартлар тудырылган. Катнашучылар исемлеген киңәйтү дә күздә тотыла. Югары һәм урта уку йортлары студентлары, мәктәп укучыларына, бәлки, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм авыл мәктәпләре укучылары да кушылыр. Чара 12 майга планлаштырылган.

Май эстафеталары, башкаладан башлап, күп шәһәрләрдә уза. Бездәгесе Җиңү бәйрәменә һәм ТР Басма матбугат көненә багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев