Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Евгений Дятлов яшь актерларга “борынны салындырмаска һәм калын кесәле абыйлар эзләмәскә” киңәш бирде

90 нчы еллардан бирле Россия актерларының тормышы нык үзгәрде - проектлар саны бихисап һәм көндәшлек тә шактый зур.

Актер һәм җырчы Евгений Дятлов яшь артистларга беркайчан да бирешмәскә киңәш итте, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Аның сүзләренә караганда, үткән елларга караганда хәзер вәзгыять башка, күбрәк фильмнар төшерелә башлаган һәм үзләрен күрсәтү өчен яңа мөмкинлекләр дә барлыкка килгән. Шуның белән бергә көндәшлек дә сизелерлек арткан.


Хәзер барысын да бик тиз эшләргә кирәк. Мөмкинлегең бар икән, тот та эшләп кара,100% ка. Килеп чыкмаса ­­- тагын бер кат эшлә. Күңел төшенкелегенә бирелергә, борын салындырып йөрергә ярамый, калын кесәле  абыйларны да эзләргә кирәкми, бары тик үзеңә тырышырга,” - ди  Дятлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев