Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фаҗига

Кичә Алабугада 15 метрлы биеклектән егылып төшкән малайны җирләделәр.

22 апрель көнне иртәнге сәгать унда Тынычлык проспекты, 14А адресы буенча урнашкан тулай торакның 5 нче катындагы фатир тәрәзәсеннән 2,5 яшьлек малай егылып төшкән. Бетон белән капланган җиргә төшкән сабый урында ук җан бирә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бала иртән әнисе белән өйдә булган. Ана берничә минутка гомуми кухняга чыга, шул арада сабый диванга, аннан тәрәзә төбенә менә. Тәрәзәнең бер ягы чебен-черкидән саклый торган челтәр белән генә капланган булган. Малайның москитлардан саклаучы шул челтәргә таянуы була, аның авырлыгын чыдатмаган челтәр ертылып китә һәм бала егылып төшә. Фаҗига урынына килеп җиткән табибларга бары тик баланың үлемен расларга гына кала.

Баланың әнисе берүзе ике бала тәрбияли, иреннән ул ике ел элек аерыла. Гаилә балигъ булмаганнар буенча комиссиядә исәптә тормаган, административ җаваплылыкка да тартылганы булмаган. Хәзерге вакытта сабыйның әнисе авыр хәлдә. "Ариадна" социаль-психологик ярдәм үзәгендә әйтүләренчә, һәлак булган баланың анасына рухи ярдәм күрсәтү буенча белгечләр бар кирәкле эшне башкарачак.

Хәзерге вакытта ТР буенча Тикшерү идарәсенең Алабуга районара бүлегендә башлангыч тикшерү башланган, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Бу - чебен-черкидән саклаучы челтәргә таянып, баланың тәрәзәдән егылуының беренче генә очрагы түгел. Соңгы ике елда гына Алабуга районында шундый ике очрак теркәлде. Бәхеткә, аларында балалар исән калган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев