Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фаҗига булган Казан мәктәбе янында һәлак булганнар истәлегенә стихияле мемориал урнаштырылды

Мәктәп бинасы әлегә камалышта.


Бүген Казанның фаҗига булган 175нче санлы гимназиясендә импровизацияләнгән мемориал барлыкка килде. Ул кызыл бәрхет белән тышланган берничә өстәлдән гыйбарәт. Бу хакта «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 

Мәктәп бинасы әлегә камалышта. Территориягә һәлак булганнарның туганнарын һәм якыннарын гына кертәләр. Мәктәп янына чәчәкләр һәм уенчыклар тоткан кешеләр килә. 

Бүген иртән 175 нче гимназия укучыларына кораллы һөҗүм булды. Аның нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды. 21 кеше госпитальдә, аларның унсигезе — балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев