Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ФАПлар төзелә

Быел Алабуга районының берьюлы ике авылында фельдшер-акушер пунктлары төзелә.

Беренче ФАП Мальцево авылында, икенчесе Олы Елово авылында торгызыла. Ике авылда да төзелеш федераль программа буенча финанслана. Олы Елово авылындагы медпункт төзелешенә биш миллион сумнан артык акча бүленде. Бүгенге көндә булачак ФАПның стеналары булдырылган, канализация һәм суүткәргеч үткәрелгән. Әлеге медпункт якын-тирәдәге Айталан, Дөм-Дөм, Шүрнәк һәм Анзирка авылларында яшәүчеләрне кабул итәчәк. Әлегә Еловоның үз табибы юк. Пациентларны Костенеево һәм Яковлево авылларыннан килүче табиблар кабул итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев