Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһиров “Татарча диктант” текстларын укыячаклар

Бу юлы диктант онлайн-режимда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында узачак.

26 сентябрьдә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, “Татарча диктант” дикторлары буларак Фоат Галимуллин, Илдар Кыямов һәм Филүс Каһировлар чыгыш ясаячак, диелә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында.

Татарстан өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен – “ТНВ” телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен – Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татарстанда акциядә катнашучылар татар язучысы һәм журналист Ибраһим Гази әсәрләреннән өзек язачак. Россия төбәкләрендә катнашучыларга татар язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәби Дәүли әсәрләреннән өзек укылачак. Чит илләрдә катнашучылар өчен исә татар язучысы, педагог һәм публицист Афзал Шамов хикәяләреннән өзекләр язарга тиеш булачак.

Акциядә катнашу ирекле, теләгән һәркем үзен сынап карый ала.

Акция иртәнге 11:00 сәгатьтә башлана. Диктант нәтиҗәләре diktant.tatar рәсми сайтында 30 көннән дә соңга калмыйча чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев