Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Формадьдегид күпме?

Агач плитәләр җитештерүдә KASTAMONU гамәлдәге халыкара сертификатка таянуын раслый.

Эш документлары буенча, компания чыгара торган продукциядә формальдегид күләме плитәнең 100 граммына 8 миллиграмнан артык түгел.

Халыкара сертификатны предприятие беренче тапкыр 31 октября 2016 елның 31 октябрендә алган, һәр ярты ел саен аудит үткәрелә. Россиядәге KASTAMONU заводының генераль директоры Али Кылыч билгеләп үткәнчә, продукция чыгаруда сыйфат һәм экология, сертификация узу өлкәсендә компания тарафыннан кырыс таләпләр үтәлергә тиеш. Җитештерелгән плитәләрнең Е1 эмиссия классына туры китерелеп чыгарылуы компаниянең Россия һәм Европа базарларындагы уңышы булып тора.

Якын араларда "Алабуга" МИЗы заводында плитәләрдәге формальдегидны киметү буенча яңа төр ысул кертеләчәк, формальдегид күләме плитәнең 100 граммына 4 миллиграмнан ким булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев