Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Француз журналисты Алабугада булып китте

Европаның танылган берничә журналында даими журналист булып эшләүче Этьен Буш Россиянең заманча провинциясенә багышлап,берничә материал әзерли.

Аның ватандашлары бу провинцияләр турында аз белә һәм шуңа күрә алар белән кызыксынулары зур. Ауропадан килгән кунакның игътибарын җәлеп иткән Татарстанның беренче шәһәре Алабуга булды. Ә аңа берничә көнгә монда килергә җирле журналистка Елена Батуринаның кызы ярдәм иткән.

АДМЯнең Көмеш гасыр китапханәсе мөдире Андрей Иванов озатуында Этьен Буш шәһәрнең тарихи өлеше буенча йөрде, музейларга керде һәм Алабуганың күренекле урыннарында булды. Икенче көнне француз журналисты генераль директор Гөлзада Руденко белән очрашты. Җитәкче ханым, җылы әңгәмәдән соң, кунакка АДМЯ исеменнән бүләкләр тапшырды. "Сезнең Татарстан белән танышуыгыз нәкъ менә Алабугадан башланып китүенә мин бик шат",- диде Гөлзада Рәкыйповна.

Музей-ядкәрлеге хезмәткәренә биргән зур булмаган интервьюда Этьен Буш безнең шәһәрне үзенең, беренче чиратта, "Алабуга" махсус икътисадый зона буенча белүе турында әйтте һәм иң элек ул нәкъ менә шунда барырга ниятләгән дә. "Мин Россиягә беренче тапкыр гына килмим. Дүрт ел элек миңа Казанда булырга туры килде. Менә шунда чакта минем башыма мондый уй килде дә инде: әгәр Франциядә Россия провинциясе, шул исәптән Татарстан шәһәрләре турында берни дә белмиләр икән, матбугатта алар турында язмалар бик тә кирәкле һәм көтеп алынган булачак, дип фикер йөрттем. Алабуганы мин беренче итеп сайлап алдым, чөнки монда эре "Алабуга" сәнәгый- инвестиция мәйданчыгы барлыгын белә идем. «Эр Ликид» француз компаниясе төркеменең монда үз заводын төзүе турында да белгәч, минем өчен ул аеруча кызыклы булып тоелды. Россиянең Татарстанны сәнәгатьне үстерү һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү үзәге итеп ясарга теләве һәм Татарстанның шул рәвешле халыкара хезмәттәшлекне ныгытуы бик шәп",- дип сөйләде ул.

Этьен "борынгы" Алабугадан һәм аның музейларыннан таң калды, И.И.Шишкин музей-йорты аның өчен тагын бер күңелгә ятышлы "каптыргыч" булуын өстәде. Чөнки Франциядән килгән кунак безнең бөек якташыбыз, табигатьне сурәтләүче рәссам иҗаты белән бераз таныш икән. Моннан тыш, ул Спас чиркәвенең игътибарга лаек архитектурасын искәреп алды: аның чиркәү манарасыннан шәһәр панорамасын күрергә була һәм "чиркәү корабльгә охшап тора", диде ул.

"Алабуга - тыныч, ягымлы шәһәр, монда булу бик рәхәт, - дип тәмамлады үзенең хикәятен Этьен Буш. - Ә инде сезнең музейларга килсәк, Франциянең мин була алган ифрат зур комплекслары белән аларны чагыштыру миңа бик катлаулы. Бездә, мәсәлән, аерым рәссамнарга һәм язучыларга багышланган музйлар балдыру бик үк популяр булып исәпләнми. Минем үз илемдә менә сездәге кебек халык һөнәрләре традицияләре сакланган бер генә музейда да булганым юк. Сездә бу бик шәп һәм кызыклы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев