Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты һәм Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Парламент спикеры Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогына хәләле Луиза ханым белән бергә килде.Тавыш биргәннән соң ул журналистларга гражданлык бурычын үтәве хакында әйтте:
- Мин республика парламенты карарының дөреслеген расларга телим: 15 ел элек без федераль закон буенча Конституциянең 91нче маддәсен гамәлдән чыгармадык, бары маддәнең әлеге норамасын туктатып кына тордык. Менә хәзер ул яңадан гамәлгә керде. Кешеләр Президент, үз территорияләре депутатлары өчен тавыш бирергә тиеш, бу аларның хокукы. Бу сайлаулар белән без республиканың алдагы үсешен бәйлибез. Бүген Татарстан тормышының барлык өлкәләре һәм юнәлешләрендә булган адымнар барлык дәрәҗә муниципаль берәмлек депутатлары, безнең муниципалитетлар советларының рәисләре тарафыннан хупланырга тиеш, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев