Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

Төп законга үзгәрешләр кертү Россиянең халыкара дәрәҗәдә абруен ныгыту һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен кирәк, дип белдерде парламент башлыгы.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Республика парламенты башлыгы Казанның 116нчы лицеенда урнашкан 43нче сайлау участогына хатыны белән килде.
«Сүз Россиянең гамәлдәге Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында бара. Бу бөтен ил өчен генә түгел, һәркем өчен дә мөһим дип уйлыйм. Шуңа күрә без гомумроссия тавыш бирүнең беренче көннәрендә үз тавышыбызны бирергә кирәк дип санадык», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Төп законга үзгәрешләр кертү Россиянең халыкара дәрәҗәдә абруен ныгыту һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен кирәк, дип белдерде парламент башлыгы.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанның «Бердәм Россия» партиясе республикадагы һәр сайлау участогына үз күзәтүчеләрен җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев