Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 янгын сүндерү машинасы тапшырылган

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яңа янгын техникасының өстенлекләре турында сөйләделәр.

Бүген Татарстан Президенты тарафыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 янгын сүндерү машинасы тапшырылган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. 
33 автомобиль, шуларның 17се яңа, 12се янгын техникасын капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә яңартылган һәм 4се «Хендэ» җиңел автомобиле. 
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, торгызылган техникада дизель двигательләре урнаштырылган.
Сүз уңаеннан, яңа янгын машиналарында су запасы 8 кубка кадәр арттырылган. Элек бу сан 2,5 куб тәшкил иткән булган. 
Яңа янгын сүндерү техникасы сатып алу өчен республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев