Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Галимә әбине 90 яше белән Президент котлады

Галимә әби бу көннәрдә юбилее уңаеннан бик күп котлау кабул итте. Тыл хезмәтчәне Галимә әби Хаҗиеваны җитәкчеләр һәм Президент та тәбрикләде.

90 яшьлек Галимә әби Әгерҗе районында туып үскән. Бөек Ватан сугышы елларында тракторда эшләгән, Лубян урманнарында агач еккан, соңыннан мобилизациягә эләгеп, җир эшләренә - окоп казуга җибәрелгән.

- Окопларны бик зур итеп казырга туры килде. Анда безнең танклар, дошманга күренми генә үтеп йөри иде, - дип искә ала Галимә әби.

Нинди авыр сынауларга да бирешмичә, күңел күтәренкелеген саклап кала алган бу әби ул һәм кыз тәрбияләп үстергән.

- Минем балаларым урамда үсте дияргә дә була. Ирем - сугыш ветераны, бик иртә үлеп киткәнлектән, мин гел эштә булдым. Балаларны үстерергә, аларны ашатырга, киендерергә кирәк бит, - дип сөйли ул.

Галимә әбинең балалары аны гел кайгыртып, тәрбияләп тора. Озак яшәвенең сере дә - балаларымда, ди Галимә әби.

- Нинди генә авырлыклар булмасын, кызым белән улымны, соңрак инде оныкларымны да дөрес итеп тәрбияләргә тырыштым. Алар булмаса мин дә булмас идем инде. Миңа менә 90ны биреп буламы? Өемдә чиста, ә балаларым белән оныкларым мине өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Бик зур рәхмәт аларга! - ди бәхетле әби.

Тыл хезмәтчәне, олы гаилә башлыгы, 90 яшьлек Галимә Хаҗиеваны юбилее белән шәһәр башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән башкарма комитет башлыгы Рамил Марданов котлады, чәчәкләр һәм плед бүләк итте. Монна тыш җитәкче Галимә әбигә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырды.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев