Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Галимнәр картаюны кичектерә торган помидор сортын уйлап тапкан

Британия генетиклары составында ресвератрол - көчле антиоксидант булган яңа помидор сортын уйлап тапкан.

Әлеге антиоксидант картаюны кичектерә һәм Альцгеймер авыруы үсешен тоткарлый икән, дип хәбәр итә «Новости» РМА «Nature Communications» журналына сылтама ясап.
Белгеч Ян Чжан һәм аның хезмәттәшләре сүзләренчә, алар гадәти үсемлек ярдәмендә сәламәтлек өчен мөһим булган биохимикатлар һәм дарулар җитештерүгә беренче адымнарын ясаган. Галимнәр составында ресвератрол белән генистеин булган виноград һәм ногыт борчагының ДНКсыннан шул синтез өчен җавап бирүче геннарны алып, аны томат геннарына күчереп утырткан.

shahrikazan.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев