Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Газ, юллар һәм ут: алабугалыларны нәрсә борчый

Алабугада чираттагы кабул итү узды.

Людмила Трофимова Колосовка авылында тора, һәм ул күп балалы гаиләләр яшәгән поселок йортларында газ булмауга борчыла.

Яшьлек урамында яшәүче башка кешеләр дә башкарма комитетка берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, ләкин алар торган йортларга газ кертү ел саен кичектерелә. Бу эшне тизләтү үтенече белән Людмила Трофимова район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте. Гражданнарны кабул итү вакытында, әлеге йортларда яшәүчеләргә финанслауда катнашу программасын тәкъдим иттеләр, аның буенча газ кертү бәясенең яртысын муниципалитет, калганын йорт хуҗалары түли. 

Танайка тыкрыгында яшәүче Сергей Ильин юллар торышыннан зарлана, аларның кайчан төзекләндерәсен беләсе килә. Башкарма комитетның инфраструктура үсеше бүлегендә әйтүләренчә, андый ремонт 2022 ел планына кертелгән булган. Швалев урамындагы 450 метр араны асфальтлау да шул вакытка ниятләнгән. Бу сорау белән алабугалы Сергей Зубков килгән.

Светлана Лаишевкина Икмәк шәһәрчеге урамының яктыртылмавын әйтте. Район башлыгы башкарма комитеты хезмәтләренә бу мәсьәләне 10 көн эчендә хәл итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев