Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Газетага язылсаң – iPad отарсың

10 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте "Язылу өчен iPad" конкурсы үткәрә.

Конкурста 18 яше тулган теләсә кем катнаша ала. Аларга күрсәтелгән вакыт эчендә (элемтә бүлегендә яисә Интернет аша, шул исәптән ТР дәүләт хезмәтләре порталында) бер зат исеменә һәм бер адреска өчтән дә ким булмаган "Татмедиа" басмаларына язылуны рәсмиләштерергә кирәк. Түләүне мөмкин булган теләсә кайсы ысул белән башкарып була: элемтә бүлегендә акчалата, VISA/MasterCard түләү карталары аша, QIWI терминалыннан, WebMoney электрон акчалары белән, банктан күчереп.

Абонементка язылу копиясен яисә Интернет аша язылуның күчермәсен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 адресы буенча "Газетага язылучылар конкурсы" искәрмәсе белән, язылучының телефоны һәм исемен күрсәтеп, җибәрергә кирәк. Күчермәләрне podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә була, бу очракта да язылучының аралашу телефонын һәм исемен күрсәтү мөһим.

"Татмедиа" җәмгыяте басмаларының тулы исемлеге белән www. tatmedia.ru яисә www.tatpost/Podpiska сайтында танышырга мөмкин, "Темалар" бүлегендә "Татмедиа" бүлекчәсен табарга гына кирәк.

Төп приз - Apple iPad Air 64 Gb. Моннан башка җиңүчене цифрлы фотоаппарат һәм канцтоварлар җыелмасы көтә.

Ике конкурска да йомгак - 2015 елның февралендә ясала. Җиңүчеләр мартта билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев