Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гидрометеорология үзәге атна ахырына кадәр Идел буе федераль округында аномаль һава торышы турында кисәтте

Якын көннәрдә һава температурасы нормадан 7-10 градуска югарырак булачак.

Идел буе федераль округы төбәкләрендә атна ахырына кадәр аномаль эсселек саклана. Шулай итеп, якын көннәрдә биредә һава температурасы нормадан 7-10 градуска югарырак булачак, дип хәбәр итте Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.

«Идел буе федераль округында нормадан 7-10 градуска югарырак. Төбәкнең көньяк яртысында температура — 34-39 градуска кадәр, төньяк яртысында — 27-35 градуска кадәр. Идел буе округы көнчыгышында температура югары түгел», — дип хәбәр итә белгеч.

Синоптик сүзләренчә, температура аномалияләре бөтен Россия буенча күзәтелә, бу исә урман янгыннарын сүндерүгә комачаулый.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, ел башыннан Республикада 10 урман янгыны ачыкланган. 16 августтан башлап Татарстанда урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе эшли. 

Янгыннарның төп сәбәбе — аномаль эссе һава торышы, дип яза ТИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев