Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

ГТО комплексының 90 еллыгына багышланган республика иҗат конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Узган ял көннәрендә ГТО Бөтенсоюз комплексы оешуга 90 ел тулуга һәм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган республика балалар проектлары бәйгесенә йомгак ясалды.

Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә, анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 7нче сыйныф укучылары катнаша ала иде. Яшь чикләүләренә карамастан, 25 марттан 15 апрельгә кадәр рус һәм татар телләрендә дүрт йөзгә якын гариза җыелган. Конкурсантлар жюри хөкеменә ГТО ВФСК тематикасы буенча төрле техникада башкарылган рәсемнәр һәм рус яки татар телләрендә 8 юллык кыска шигырьләр тәкъдим итте.

Җиңүче һәр тел төркемендә билгеләнде. Татар телендәге эшләр арасында Казанның 186нчы күппрофильле лицее укучысының «Перспектива» дигән шигыре һәм рәсеме иң яхшысы дип табылды.

Жюри икенче урынны Теләче урта мәктәбеннән Нарим Салмановка бирде, өченче урынны Яр Чаллы шәһәренең 33 нче урта мәктәбе укучысы Инзил Гайниев яулады

Рус телендәге эшләр арасында беренче урынны Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор урта мәктәбеннән Денис Пономаревк алды. Икенче урында — Казанның 153 нче мәктәбе укучысы Дарья Кислова, өченче урында -Буа районының Зур Фролово мәктәбеннән Эмиль Галашев.

Җиңүчеләргә дипломнар, ГТО символикасы төшерелгән сувенирлар һәм спорт инвентаре биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев