Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гыйлметдинов: җәйгә дәүләт телләре белән яңа белем бирү стандартлары көтәбез

Яңартылган стандартлар балаларның тел белән эзлекле танышуын күздә тота. 

Республиканың дәүләт телләрен яңа формула буенча өйрәнүне үз эченә алган яңартылган белем бирү стандартларын хуплау мәсьәләсе 2021 елның җәенә хәл ителәчәк. Бу хакта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Җитәкче сүзләренчә, федераль белем бирү стандартларының яңа буыны (ФГОС) эшләп бетерүнең финал стадиясендә. Балаларны тел белән таныштыру яңартылган формула буенча алып барылачак.

Парламентарий сүзләренә караганда, хәзер яңа Федераль закон проектларын РФ Президенты Администрациясендә профильле эшче төркем өйрәнә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча яңа ФГОСларны кабул итәчәкләр яки РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына эшләп бетерергә җибәрәчәкләр.

«Җәй башына кадәр без бу мәсьәлә буенча карарлар көтәбез. Бу бик мөһим, чөнки моның нигезендә безгә дәреслекләр һәм пособиеләр эшләргә кирәк», — дип нәтиҗә ясады Илдар Гыйльметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев