Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гүзәл Удачина: балалар хокукларын яклау беркайчан да Конституция дәрәҗәсенә кадәр күтәрелмәгән иде әле

ТР балалар омбудсмены илнең Төп Законында традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү өстенлеген беркетүнең мантыйклы булуына басым ясады.

Конституциягә РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә. Татар-информмәгълүмат агентлыгына Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина шундый фикерен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләр хокукларын яклау ягыннан мөһим.

“Иң мөһим өлешләрнең берсебалаларның Россия дәүләт сәясәтенең өстенлекләреннән берсе булып торуы турындагы нигезләмәнең Конституция нормасы сыйфатында билгеләнүе,диде Гүзәл Удачина.

Ул төп законның формулировкалары артында илдә инде берничә ел бара торган процесслар торуын билгеләп үтте. Сүз илдә балачакны яклау мәнфәгатьләрен кайгырту сәясәтен гамәлгә ашыру турында барды.

Мондый хәлнең булганы юк иде әле, бу – мәсьәләне ил Конституциясе дәрәҗәсенә күтәрү. Соңгы унъеллыкта бездә балачак мәсьәләләренең әһәмияте кискен артты,дип сөйләде Гүзәл Удачина.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Россия җәмгыятендә бала хокукларын арттыру, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, шулай ук үзенчәлекле” балалар турында кайгырту белән бәйле мәсьәләләр буенча даими фикер алышулар барган.

Иң мөһиме бу мәсьәләләр, чыннан да, хәл ителә. Һәм Конституциядә әлеге өстенлекләрне беркетү мондый сәясәтнең мантыйклы дәвамы булып тора,дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәл Удачина.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев