Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Гүзәл Удачина балаларга “Алые паруса” повестеннән өзек укыды

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина “Балаларга бергә укыйбыз” республика акциясенә старт бирде.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ведомство хезмәткәрләре 25 майда старт алган “Балаларга бергә укыйбыз” республика акциясендә катнаштылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гүзәл Удачина балаларга “Алые паруса” повестеннән өзек укыды

Акциягә беренчеләрдән булып Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та кушылды. Ул Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасыннан өзек укыды.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен яраткан әсәрне укып, 1 минуттан да артмаган видео төшерергә кирәк. Видеоны Инстаграм һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендә 20 августтан да соңга калмыйча #читаемдетямрт хэштегы астында урнаштырырга кирәк.

Акциядә актив катнашучыларның иң яхшы эшләре “ТР Балалар оешмалары советы” региональ иҗтимагый оешмасыннан махсус призлар белән билгеләп үтеләчәк һәм ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленнән бүләк алачак.

“Балаларга бергә укыйбыз” Республика акциясе Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев