Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Хаҗ” Инвестиция-туплау фонды булдырылды

Бу фонд хаҗиларга фондка аз-азлап акча кертеп, сәфәргә кирәкле сумманы җыярга ярдәм итәчәк.

Татарстанда сынау проекты сыйфатында, "Хаҗ" Инвестиция-туплау фонды эшли башлаячак. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында, ТР делегациясенең Согуд Гарәбстанына сәфәре нәтиҗәләренә багышланган брифингта ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов билгеләп узды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Әлеге фонд, хаҗиларның фондка аз-азлап акча кертеп, сәфәргә кирәкле сумманы җыярга ярдәм итәр дип ниятләнә. Моннан тыш, фондка кертелгән финанс чаралары кече һәм урта бизнес өлкәсендәге проектларны тормышка ашыру өчен инвестиция ролен дә уйнаячак.

Линар Якупов ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә хаҗ кылырга теләүчеләр санының зур тизлек белән артуы, андагы транспорт, инфраструктура һәм логистика мөмкинлекләрен күпкә камилләштерүне таләп итә. Моңа нисбәтле рәвештә, Согуд Гарәбстанында 4-5 йолдызлы кунакханәләр төзелешенә, инфраструктура челтәрен ныгытуга өстенлек бирелә.

Линар Якупов әйтүенчә, Согуд Гарәбстанына сәфәр кысаларында үткән форумда, хаҗга сәфәр оештыруның финанс мәсьәләләре дә каралган. Моннан тыш, хәләл-индустрия турында сүз барган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республикада уку йортларында, мөселман илләреннән килгән студентлар санын арттыру зарурлыгына басым ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев