Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Халык саны арта

Поспелово авыл җирлегендә быелның биш аенда 6 кеше туган, икәү бакыйлыкка күчкән. Моннан тыш, бирегә 35 кеше килеп урнашкан, 12 кеше киткән.

Җирлек башлыгы Андрей Портнов шундый саннар китерде. Төрле программаларда катнашу авылларны төзекләндерергә мөмкинлек бирә, шуңа күрә аларның үсеше яхшыра. Җирле бюджет чаралары хисабына урамнар яктыртыла. Республика программасы буенча 10 энергиясаклагыч яктырткычлар урнаштырылган.

Үзара салым буенча үткән елның 20 ноябрендә үткәрелгән җирле референдумнан соң җыелган 100 мең сум акчага Поспеловода су белән тәэмин итү системасы төзекләндерелгән һәм Мальцево юлына вак таш җәелгән. Җирлек башлыгы хәбәр итүенчә, бүгенгә эш сметалары бар, электрон торг уздыруга документлар әзерләнә.

Поспелово урамнарының берсенә шулай ук вак таш салачаклар. Православ һәм мөселман зиратлары территориясен төзекләндерергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев