Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хезмәт эшчәнлеген бозу хакында

Алабуга шәһәр прокуратурасы коммерциячел оешма эшчәнлегендә булган тәртип бозуларны ачыклады.

"Коррупциягә каршы тору турында" Федераль Законда эш бирүченең дәүләт яисә муниципаль хезмәттә вазифа башкарган гражданин белән хезмәт килешүе төзегән вакытта, аның эштән җибәрелүеннән соң 10 көн эчендә андый килешүнең төзелүе хакында дәүләт яисә муниципаль хезмәткәрнең соңгы эш урыны буенча эш бирүчесенә Россия Федерациясендә билгеләнгән норматив хокукый актлар тәртибендә хәбәр итәргә тиешлеге каралган.

"ТК-Инвест" ҖЧҖ тарафыннан элекке муниципаль хезмәткәрне эшкә җәлеп итү тәртибен тикшерү вакытында ачыкланганча, Җәмгыять хезмәт эшчәнлегенә Алабуга райбашкарма комитеты муниципаль контроль бүлегенең элекке башлыгы җәлеп ителгән. Юридик зат муниципаль хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзелү турында 10 көн эчендә аның соңгы эш урынына хәбәр итмәгән. Алабуга шәһәр прокуроры урынбасары Алсу Сәләхетдинова аңлатуынча, "ТК-Инвест" ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев