Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хезмәттәшлек дәвам итә

Евразиянең "Мирас, балалар һәм туризм" Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең VIII Халыкара конференциясендә Төркиянең Сафранболу шәһәрендә безнең шәһәр делегациясе катнашты.

Алабуга һәм Сафранболу арасында хезмәттәшлек 2009 елдан бирле дәвам итә.

Делегация составында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова, дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко җитәкчелегендә музей хезмәткәрләре хезмәткәрләре, КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон, шулай ук 1нче гимназия мөгаллимнәтре һәм укучылары барды.

Конференциядә катнашучыларны Сафранболу мэры Неждет Аксой сәламләде. Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының генераль сәркәтибе Дени Рикар сөйләвенчә, оешмада өч йөзгә якын шәһәр исәпләнә, оешманың бурычы - балаларда тарихи-мәдәни мираска аңлы караш булдыру, аны сакларга өйрәтергә.

Конференция барышында анда катнашучылар балалар әзерләгән стенд һәм рәсемнәрне карады. Рәсем конкурсында җиңүчеләр арасында Алабугадан мәктәп укучысы да бар иде.

Пленар утырыш вакытында Алабуга музей-ядкарьлеге хезмәткәрләре өч чыгыш тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев