Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хәтер яши

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә ТР атказанган сәнгать хезмәткәре Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган концерт булды.

Арабыздан иртә китеп барган күренекле шәһәрдәшебез, көллиятнең иң талантлы мөгаллимнәреннән берсе булган Илдус Сәләхов турында уку йорты директоры Әлфирә Әкбәрова тәэсирле һәм ихлас чыгыш ясады. Биредә аның исемендәге музейда фоторәсемнәр, дипломнар һәм шәхси материаллары кадерләп саклана. Актлар залында аның музыкасы яңгырап торды, студентлар һәм укытучылар концерт куйды. Анда "Эстраданың музыкаль сәнгате" студентлары Алсу Исрафилова, Гүзәл Хәкимуллина, шулай ук Илдус Сәләхов исемендәге гармунчылар ансамбле (җитәкчече Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Илфир Сәләхов) катнашты. Көллият советы Илдус Сәләхов истәлегенә багышланган көннәрне даими үткәрергә ниятли. Моннан тыш, шәһәр җитәкчелегенә шәһәр урамнарының берсенә Илдус Сәләхов исемен бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев