Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иң мөкаддәс нәрсә – эш

Бу җәйдә мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итү максатыннан белем бирү учреждениеләре каршында хезмәт бригадалары булдыруга Алабуга шәһәре җитәкчелеге 1 миллион сум акча бирергә карар кабул итте.

Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.

Тулаем алганда бу җәйдә Алабугада 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 740 яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Республиканың хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы тарафыннан бирелгән субсидия күләме нәкъ шул сандагы балага исәпләнгән. Узган елдагы кебек үк быел да субсидия 850 сум тәшкил итә.

Бүгенге көндә 21 предприятие 300 укучыны эшкә урнаштыруга килешү төзегән.

"Әлегә укучылар эш эзләргә ашыкмый: барысы да соңгы кыңгыраудан соң башланачак", - диләр мәшгульлек үзәгендә.

Бүгенге көнгә аларга нибары ун укучы мөрәҗәгать иткән. Субсидиядән тыш укучылар мәшгульлек үзәгеннән 4 мең 611 сум күләмендә хезмәт хакы да алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев