Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде

Бәйгедә үз шәхси йортын матур итеп бизәүче шәһәр халкы да, предприятиеләр дә, социаль-мәдәни учреждениеләр дә катнаша ала.

Алабугада "Яңа ел Алабугасы" дип биналарның алгы ягын Яңа ел бәйрәменә сәнгатьчә бик матур итеп һәм аллы-гөлле утлар белән бизәүгә бәйге игълан ителде. Монда үз шәхси йортын матур итеп бизәүче шәһәр халкы да, предприятиеләр дә, социаль-мәдәни учреждениеләр дә катнаша ала.
Һәркайсы өчен үз номинациясе билгеләнгән. Оештыручылар сүзләренчә, иң мөһиме - үз фантазияңне чикләмәү. Чөнки эшләрнең төп кыйммәте - нәкъ менә аларның үзенчәлекле һәм кабатланмас булуында.
Бәйгегә йомгак Үзәк чыршы бәйрәмендә 31 декабрьдә ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев