Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

“Җиңү язы” Алабугада

Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.

Бу көнне Мәдәният сараенда Татарстаннан һәм Башкортостаннан 11 ветеран  коллективы җыелды.

− Төркемебез яшь, кинәт барлыкка килде. Бервакыт клубка килгәч, миннән  берничә пенсионер ансамбль оештырырга булышуымны сорады. Хәзер безнең үзенчәлекле репертуарыбыз бар, рәхәтләнеп җырлыйбыз. Халык ансамбле исемен алырга әзерләнәбез, − диде Туймазы районының “Русская песня” ансамбле җитәкчесе Валентина Парфенова.

Коллективлар жюри хөкеменә икешәр композиция әзерләгән: сугыш чоры җыры һәм туган як турында көй. Фестивальдә Менделеевскидан хезмәт ветераннарының халык хоры һәм Балык Бистәсеннән “Калинушка” ансамбле җиңде. Алабуганың “Красная квоздика” ветераннар халык хоры 2нче дәрәҗәдәге лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев