Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иелгән башны кылыч кисми

Кайбрерәүләр йортларын рөхсәтсез генә шәһәр инженерлык челтәрләренә тоташтыра.

Тиешле килешүләрне төзүдән башка гына йортларын су белән тәэмин итү һәм суүткәрү системаларына тоташтырган алабугалылар штраф салдырмыйча, аларны рәсмиләштерүне таныта ала. "Алабуга" МИЗы АҖ җитәкчелеге (хәзер "Водоканал" объектлары аның карамагында) шундый "амнистия" турында карар кабул иткән.

Объектларны тапшыру һәм соңгы вакытта шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм суүткәрү челтәрләренә йортларны законсыз тоташтыру очраклары ешаю белән бәйле рәвештә, үз белдеклеге белән йортларын тоташтырган хуҗалар 2017 елның 1 мартына кадәр су белән тәэмин итү һәм суүткәрү буенча килешү рәсмиләштерсә, бу кулланучыларга карата бернинди штраф та кулланылмаячак.

1 марттан соң су каналы хезмәткәрләре челтәрләргә законсыз рәвештә тоташуларны ачыклауда киң эш башлаячак, тәртип бозу очраклары буенча закон нигезендә чара күреләчәк. Ул вакытта инде штрафлардан качып булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев