Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Игелеклелек

Шушы көннәрдә Амелия Галимова Германиядән кайтачак.

Кызда ике яклы ретинобластома (күз рагы). Амелияне дәвалау өчен акча җыюда барлык Алабуга катнашты, соңрак акциягә Россиянең Интернет-кулланучылары да кушылды.

Амелия химиотерапиянең ике курсын үткән. Тик кызчыкның әтисе Руслан Галимов әйтүенчә, икенче курстан соң Амелия югары температура белән реанимациягә әләгә, аның гәүдә авырлыгы кими башлый, кан күрсәткечләре начарлана. Бәхеткә, хәзер кызның сәламәтлегенә куркыныч янамый. Озакламый Амелия өенә кайтачак. Тик моннан соң да тикшерү узар өчен аңа Германиягә баргаларга туры киләчәк. Табиблар башка процедуралар билгеләмәгән очракта, биш ел дәвамында чит илгә бару өчен якынча ике миллион сум акча кирәк. Гаилә кайгысына битараф калмаган киң күңелле кешеләр ярдәмендә әлеге сумма инде җыелып беткән диярлек. Күптән түгел Алабуга волонтерлары Амелиянең әтисенә тагын 26 мең 600 сум җыеп биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев