Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар, каникуллар!

23 марттан 31 мартка кадәр Алабуга шәһәрендә һәм районда "Язгы каникул" исемле профилактик чара үтәчәк.

Әлеге чараның максаты: язгы каникул вакытында балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмауга игътибар җәлеп итү. Юл-транспорт һәлакәтендә кеше һәлак булуы - зур кайгы, ә ДТПда бала зыян күрсә - бу икеләтә зур трагедия. Авариядә баланың һәлак булуына күп очракта өлкәннәр: әти-әни, укытучы, машина йөртүчеләр гаепле. Балалар юлны чыкканда игтибарлы һәм сак булырга кирәклекне еш кына оныта. Куркыныч турында уйламыйча, алар машина юлына йөгереп чыгарга һәм тәгәрмәч астына эләгергә мөмкин. Бу турыда беркайчан да онытмагыз һәм күз күрүе начар булган урыннарда аеруча игътибарлы булыгыз. Җәяүлеләр чыга торган урынга килеп җиткәндә тизлекне киметегез, хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшү дә игътибарны киметә. Балаларның сәламәтлеге безнең кулда. Балаларны киләчәтән мәхрүм итмәгез! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев