Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар: кышкы каникуллар

Кышкы каникуллар - көтеп алынган, күңелле чор. 28 декабрьдән каникулга чыккан бала-чага вакытын урамда уздырырга, тау шуып, чана-чаңгыда йөрергә омтыла. Ә кышкы юллар, табигый шартлар аркасында, катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан зур игътибарлылык сорый.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау йөзеннән, Дәүләт автоинспекциясе 24 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр профилактик чаралар үткәрә. Бу вакыт аралыгында балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозучыларны һәм юлны аркылы чыгучы җәяүлеләргә өстенлек бирмәүче шоферларны ачыклау буенча эш алып барылачак, дип хәбәр итә Алабуга шәһәренең ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илназ Вәлиев.

Быелның 11 ае эчендә республика юлларында балалар катнашында 508 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган, 531е җәрәхәтләнгән. Алабуга шәһәрендә һәм районда шул ук вакыт аралыгында балалар катнашында 11 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 15 бала төрле дәрәҗә җәрәхәтләр алган, бәхеткә, үлүчеләр юк.

Кагыйдә буларак, балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары мәктәпләрдәге каникуллар чорында гадәттәгедән күпкә арта. Әлеге хәл балаларның күбрәк вакытын урамда уздыруы һәм еш кына юл читләрендә уйнаулары белән аңлатыла.

- Машина йөртүчеләр бу вакытта, бигрәк тә кышкы каникул чорында, балаларның теләсә кайсы почмактан көтмәгәндә юлга килеп чыгу ихтималы булуын онытмасыннар иде. Тәүлекнең караңгы вакытында, ә кыш көне көннәр бик кыска, юлда җәяүлеләрнең дә, руль артындагыларның да аеруча игътибарлы булуы сорала. Бу вакытта киемдә яктылыкны чагылдыра торган берәр элемент булу хәерле, - дип кисәтә Илназ Вәлиев.

Моннан тыш, балаларның чана, ледянка, тюбинг һәм башка шундый җайланмаларда таудан шуулары да төрле күңелсез хәлгә китерергә мөмкин. Статистика буенча, тюбингта шуу - ял итүнең иң куркныыч төре дип танылган булуын онытмаска кирәк. Чанадан аремалы буларак, алар тизлекне нык арттыра һәм, таудан төшкәндә, үз күчәре тирәсендә әйләнә башларга мөмкин. Идарәгә бирешми торган, тормозы да булмаган тюбингларны бер-берсенә "паровоз" итеп беркетергә, бер тюбингка икәүләшеп утырырга ярамый. Яшүсмерләрнең мондый җайланмаларны машина артына эләктереп шаярулары, шул рәвешле машина астына керү очраклары да теркәлгән.

Мондый куркыныч хәлләрне булдырмау максатыннан, Алабуга районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре кышкы каникуллар алдыннан һәм яллар вакытында юл кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар оештыра. Алар вакытында инспекторлар балаларга "Тукта - синең тормышың куркыныч астында!" дигән карточка тутыра. Кагыйдә бозуның һәр ачыкланган очрагы буенча бала укый торган мәктәпкә хәбәр җибәрелә. Мәктәп җитәкчелеге исә бала һәм аның әти-әнисе белән профилактик эш үткәрә, ә аның нәтиҗәләре турында ЮХИДИ бүлегенә хәбәр итә.

Кышкы каниулларыгыз имин булсын, күңелле үтсен.

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев