Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ике яшьлек кызны таптаткан машина йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылмаячак.

Авария вакытында машина йөртүче баланы берничек тә күрә алмаган, дип аңлаталар үз карарларын тикшерүчеләр. Машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылмаячак, диләр Алабуга эчке эшләр бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез: 20 май көнне бер йортның ишегалдында "ВАЗ-21099" машинасын йөртүче кызчыкны таптата. Бала подъездан кисәк кенә юлга йөгереп чыга, абынып егыла һәм машина тәгәрмәче астына керә. Хастаханәгә барганда кызчык һәлак була, нәфрәтләнгән халык исә машина йөртүчегә карата үз хөкемен чыгара һәм сугышу барышында ирнең башына берничә мәртәбә шешә белән бәрәләр.

Тикшерү барышында машина йөртүченең авариядә гаебе юклыгы ачыклана. Кызчык машина юлына шофер аны күрә алмаслык урыннан йөгереп чыга. "Әлеге шартларда машина йөртүче фаҗигане берничек тә кисәтә алмый. Аның гамәлләрендә саксызлык аркасында җәяүленең үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу да күзәтелми. Димәк, аның гамәлләрендә РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 3 нче өлешендә күрсәтелгән җинаять составы юк", - диләр тикшерүчеләр. Авария вакытында машина сәгатенә 15 километр тизлек белән барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев