Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Икмәк – тиңсез хикмәт

"Алабуга икмәк комбинаты" предприятиесе Олы көн уңаеннан "Сувенир" исемле бәйрәм прәннеге чыгарачак.

Комбинатның узган ел эш нәтиҗәләре һәм киләчәккә булган планнары турында предприятие директоры Ярослав Пурий сөйләде. Икмәк комбинатында 457 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы - 13200 сум.

Предприятие кадрлар агентлыгы һәм Алабуга мәшгульлек үзәге белән тыгыз элемтәдә тора. Белгечләр Казан милли-тикшеренү университетында һәм Алабуга политехник колледжында әзерләнә.

Җәйге каникуллар вакытында икмәк комбинатында 47 мәктәп укучысы эшләгән, бирегә югары һәм урта уку йорты студентларын да эшкә җәлеп итәләр.

"Алабуга икмәк комбинаты" пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Узган елда әлеге максатларга 273 мең сум акча бүленде, диде Ярослав Пурий.

Киләчәктә икмәк комбинаты азык-төлек кибетләре челтәрен арттырырга, искергән җиһазны яңартырга һәм ассортиментны киңәйтергә ниятли. Тиздән предприятие чүпрәсез икмәк җитештерүгә керешәчәк.

"Алабуга икмәк комбинаты" барлык шәһәркүләм чараларда актив катнаша һәм шәһәр җитәкчелеге предприятиегә һәрьяклап ярдәм итәргә әзер, дип ассызыклады район башлыгы Геннадий Емельянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев