Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ил буенча беренче

Өч алабугалы җәядән ату буенча Рәсәй Чемпионатында җиңүче булды. Ярышлар безнең шәһәрдә үтте.

Үзәк стадионда 4 көн дәвамында Германия, Венгрия, Украина, Голландия, Грузия, Япония, Эстония, Финляндиядән килгән 80 спортчы ачери-биатлон буенча көч сынашты. Ук ату буенча ТР беренчелеген, Рәсәй Чемпионатын һәм Ачык Чемпионатны Алабуга менә инде икенче кат кабул итә.

5 километрлы дистанциядә алабугалы Евгений Грачев 3 нче урында, Алабуганың 1 нче спорт мәктәбе спортчысы Регина Насибуллина 4 километрлы дистанциядә 2 нче урынны яулады. Шул ук спорт мәктәбенең тагын бер спортчысы, хәзерге көндә Бурятиягә күченеп киткән Зоритто Лупсанов та җиңүчеләр исемлегендә. Бер үк вакытта Татарстан һәм Бурятия данын яклаган Зоритто 5 километрлы дистанциядә 1 нче урынны яулады. Бу өч спортчының тренеры - Ф. Хаҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев