Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иминлекне ныгытырга кирәк

Кичә Алабуга район Советының XVIII сессиясе булды.

Россия эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге башлыгы Юрий Пономарев үткән елда район территориясендәге җәмәгать тәртибе һәм иминлекнең торышы хакында сөйләде.

- 2016 елда районда 750дән артык җинаять теркәлгән, бу аннан алдагы ел күрсәткеченнән 8,7 процентка ким. Кизү бүлегенә кергән 16 меңнән артык гариза каралган. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, барлык төрдәге 600гә якын җинаять эше: 2016 елда кылынган бар җинаять, талау, шул исәптән үлемгә китергән очрак белән сәламәтлеккә күрәләтә зыян салу, көчләү ачыкланган. Күрелгән чаралар аркасында "Злато" кибетеннән 1,5 миллион сумлык алтын әйберләр урлаучылар табылган, - дип билгеләп үтте Юрий Пономарев.

Үткән елда районга 63 илдән чит гражданнар килгән, 5 меңнән артыгы исәпкә куелган. МИЗ резидентлары арту белән бәйле рәвештә, мигрантлар саны да үсәчәк.

Юрий Пономарев әйтүенчә, күпкатлы йортларда подъезд өчен җаваплы кешеләрнең фатирга кереп яшәүчеләргә игътибар итүе, шикле кешеләр турында хәбәр бирүләре бик мөһим. Кайбер объектлар техник яктан террорга каршы тору таләпләренә туры килми. Мәсәлән, 39ында сак юк, 45 объектта кисәтү сигналы урнаштырылмаган. Тикшерелгән урыннарның өчтән берендә видеокүзәтү алып барылмый.

Моннан тыш, Юрий Пономарев заострил внимание на преступлениях, совершаемых с использованием интернет-технологияләр, кәрәзле элемтә ярдәмендә башкарылган җинаятьләргә тукталды. Мисалга, урлашуның һәр дүртенчесе банк карталары белән бәйле.

- Алабугалыларга телефон алдакчылары да тынгы бирми, нәтиҗәдә кешеләр үзләре акчаларын күчерә, - дип өстәде Юрий Пономарев һәм уяу булырга өндәде.

Район башлыгы Геннадий Емельянов шәһәр иминлеген саклау буенча чаралар күрергә кушты.

Сессиядә планлаштырылган тагын ике мәсьәлә каралды. Алар буенча җир кишәрлекләре бирүдә вәкаләтләр билгеләү һәм район бюджетына үзгәрешләр кертү турында карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев