Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Иннополис галиме белемле кешеләрнең читкә агылуы турында: фәндә «милләт» төшенчәсе юк

Бөтен дөнья галимнәренең уртак эше фәнни ачышлар өчен белем тупларга мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Владимир Максименко.

Фундаменталь фәндә милләт яки конкрет илгә бәйләү төшенчәсе юк. Шуңа күрә галимнәрнең башка дәүләтләргә еш кына күчүеп китүләрен белемлеле кешеләрнең читкә агылуы дип атарга ярамый. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән әңгәмәсендә РФ Президентының фәнни премиясе лауреаты Владимир Максименко сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Ул искәрткәнчә, чит илдә кадрлар системасы, конкрет проект өстендә эшләү өчен, бөтен дөнья буенча хезмәткәрләрне вакытлыча яллау принцибы буенча оештырылган. Аның нигезендә фәнни бурычларны хәл итү өчен грантлар һәм максатчан акчалар бар.

«Фундаменталь фәндә милләт төшенчәсе юк. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге үзара хезмәттәшлек итә, һәм бу белемнәр туплана, менә шунда аның көче», — дип аңлатты Максименко.

Ул кадрларны югалту турында патентлар һәм технологияләрдән файдалану хокукы белән бәйле конкрет проектлар киселешендә сөйләшергә мөмкин, дип өстәде.

Владимир Максименко белән әңгәмәнең тулы версиясен sntat.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/H_O7u1MiyWY