Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Инвентаризация

Татарстанда 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан су объектларын саклау һәм торгызу, су мохитен саклау һәм халыкка уңайлы шартлар булдыру мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан чаралар эшләнә.

Республикада алып барыла торган шундый чараларның берсе - "Халык инвентаризациясе". Шуның белән бәйле рәвештә, Җир-милек палатасы алабугалыларны анда актив катнашырга, су саклау зоналарыннан законсыз файдалану, урманнар һәм су саклау зоналарында рөхсәтсез төзү эшләрен алып баруга караган хокук бозулар турында хәбәр итәргә чакыра. РФ Су кодексы нигезендә, су объектларын пычранудан, чүпләнүдән, саегудан саклау җайланмалары белән җиһазланмаган объектларны, су төренә бәйле рәвештә, аннан 50-500 метр ераклыкта төзү һәм шундый таләпләргә җавап бирмәгән объектлардан файдалану тыела. Шулай ук каты өслекле юллардан читтә урнашкан су саклау зоналарында автотранспорт хәрәкәте һәм машина куеп тору рөхсәт ителми. Су яры буйлап 20 метр якынлыкта, гомумән, бернинди дә корылма булырга тиеш түгел.
Инвентаризация нәтиҗәләре буенча, яр буе территорияләрен, урман кишәрлекләрен максатчан файдаланмау һәм рөхсәтсез корылмалар белән бәйле хокук бозуларны кисәтү эшләре алып барылачак. Алабуга районының Җир-милек палатасына халык мөрәҗәгатьләре: 3-61-12 һәм 4-49-00 телефоннары буенча яисә zip.emr@tatar.ru электрон адресына кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев